Көн саен «Безнең ишегалды» программасы буенча йортларда яшәүчеләр белән фикер алышулар бара. 4 августта мондый очрашу Куйбышев урамындагы 44, 46, 48 йортлар ишегалдында узды.
Очрашуда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Алексей Корноухов, «ТКХ һәм С» АҖ баш инженеры Рәмзия Әфләтунова, шәһәрнең баш архитекторы Вера Маркелова һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Халык игътибарына план-схемалар тәкъдим ителде, ишегалларында планлаштырылган эшләр яңгыратылды.
Яшел үсентеләр, парковка урыннары һәм керләр элү мәйданчыклары буенча халык тәкъдимнәре җитәкчеләр тарафыннан исәпкә алынды һәм эшкә кабул ителде. Сентябрьдә әлеге ишегалдын төзекләндерү эшләре башланачак.
Фикер алышулар 7 августка кадәр барачак, ишегалды халкы белән тагын 10 очрашу булачак.