Лениногорскида ишегалды бәйрәме башланды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

3 августтан Лениногорскида ишегалды бәйрәме старт алды. Бүген 2 нче ТОС тарафыннан «Коммунальник» ҖЧҖ белән берлектә оештырылган ишегалды бәйрәме әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен 25а-27 Ленинград урамы буенча ишегалды мәйданчыгы территориясендә узды.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, кыскача шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, барысына да яхшы кәеф теләде.

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау сәбәпле, әлеге чаралар өч этапта, иртән һәм кичен уза.

Көндез Лениногорск шәһәре шәһәр Советы депутаты Гобәйдуллин Равил тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәтте, аңа залны ремонтлау өчен обойлар бүләк итте.

ТОСка ярдәм һәм микрорайон тормышында катнашканы өчен Лениногорск муниципаль районының Рәхмәт хаты белән Тамара Хәкимова бүләкләнде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары әзерләнгән иде, аларга Шәһәр Советы депутаты Гобәйдуллин Равил тапшырды.

Халыкка концерт ошады, ә яшь лениногорскилыларга балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Бәйрәмдә Шәһәрнең коммуналь һәм социаль хезмәтләре вәкилләре катнашты. Теркәлү өстәле эшләде, анда теләүчеләр үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен калдыра алдылар.

Шәһәрдә Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә: 4 августта 18: 00 сәгатьтә 1 нче мәктәп ишегалдында узачак. Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International