Лениногорск районында тиздән ике универсаль спорт мәйданчыгы ачылачак

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект башланды.

2020 елда программаны тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районында 2 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде:

Волейбол, баскетбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы (3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» Губкин ур., 59)

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасы 7 августта 10.00 сәгатьтә була. Ачылу кысаларында 3 нче урта мәктәп укучылары арасында стритбол буенча иптәшләрчә матч узачак.

Мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы (Иске Куак урта гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Куак авылы, Школьная урамы, 5а йорт, 1 корылма)

Мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы 14 августта 11.00 сәгатьтә була. Ачылу кысаларында авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International