Шәһәрнең 65 еллыгына, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары алдыннан хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан шәһәрне санитар чистарту эшләре алып барыла.
Барлык милек рәвешләрендәге оешмаларны, шулай ук шәһәрнең битараф булмаган кешеләрен тирә-юнь территорияләрен җыештыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, атна саен «сишәмбе» санитар көн дип игълан ителде. Лениногорскилылар, бергәләп шәһәребезне чистарак итәчәкбез!