Лениногорскилыларны ишегалды бәйрәменә чакыралар

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Ел саен яшәү урыны буенча ишегалды бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде. Быел бәйрәм 3 августта башланачак һәм 19 августка кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәр халкы идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре белән очраша, администрация вәкилләре белән аралаша һәм аларга кызыксындырган сораулар бирә алачак.

Шулай ук бәйрәм программасында концерт-күңел ачу программасы, конкурслар. Иң актив халык бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Хөрмәтле микрорайон халкы! Сезне ишегалды бәйрәмнәрендә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International