«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 5 төп бурыч билгеләгән иде.
Бүген эш атнасына йомгак ясыйбыз:
1. Муниципаль район территориясендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эше мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Бу атнада Ленин урамы буенча 26, 28, 30 йортлар ишегалдында эшләр башланды.
2. Бер атна эчендә " Благстройдорхоз «АҖ хезмәт күрсәтү оешмасы тарафыннан план режимында урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылды, үлән чабылды.
3. Коронавирус йогышы таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча чаралар даими контрольдә тотыла. 2020 елның 30 июленә Лениногорск районында яшәүчеләр арасында COVID-19 инфекцияләүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Район территориясендә барлыгы 29 инфекция очрагы теркәлгән, 20 кеше терелгән. Район халкын медиклар киңәшләренә җитдирәк карарга киңәш итәбез.
5. 25 июльдә район аграрийлары урып-җыю эшләренә керештеләр. Урып-җыю кампаниясенә 67 берәмлек ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк. Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю мәйданы-36763 га, көнбагыш - 2591 га, рапс-660 га тәшкил итә.