Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

2020 елның 31 июле, җомга

Бүген «Яшьлек»стадионында Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

«Бу бәйрәм - дин тотучылар өчен бик мөһим, чөнки ул мәрхәмәтлелеккә һәм бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра, кешеләрне якынайта, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм, сәламәтлек, бәхет һәм гаиләләрдә муллык, барлык игелекле башлангычларда һәм эшләрдә уңышлар телим», - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.

Бәйрәм вәгазен район имам-мөхтәсибе Исмаил Сингатуллин укыды, аннары Гает намазы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International