Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновның Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Лениногорск халкы, кадерле мөселманнар! 

Сезне ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн - дин тотучылар өчен иң мөһимнәрнең берсе, чөнки ул кешеләрне бер-берсенә карата мәрхәмәтлелеккә һәм ихтирамга өнди, кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә игелек һәм шәфкатьлелек идеалларын раслауга хезмәт итә, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.

Корбан бәйрәме игелек, мәхәббәт һәм үз диннәренә тугрылык, төрле милләт һәм дин вәкилләренә аңлаешлы һәм якын булган идеяләрне гәүдәләндерә. Ислам тарафдарлары өчен бу рухи һәм әхлакый чистарыну, үткәнне аңлау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. Шунысы куанычлы, Лениногорск районы мөселманнары җәмәгать тормышында актив катнашалар, хәйрия, мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерәләр, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирәләр. Киләчәктә дә конфессияара диалогны үстерүгә, кешеләр арасында үзара аңлашуны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм муллык, барлык игелекле башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International