2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен каршы алачак.
Санитар-эпидемиологик шартларны исәпкә алып һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Лениногорскида Гает-намаз ачык һавада оештырылачак.
Дин тотучыларның очрашу урыны «Юность»стадионы булачак.
Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе:
4.15 -Коръән һәм дога уку
5.00-Котлау сүзләре
5.05-Бәйрәм вәгазе
5.50-Бәйрәм намазы
Барлык саклык чараларын үтәү тәкъдим ителде: 1,5 метр дистанцияне үтәү, үзең белән сулыш органнарын шәхси саклану чаралары, перчаткалар, шәхси намаз келәме һәм аяк киеме пакеты булырга тиеш.