Бүген, 28 июль көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Тукай-Шашин урамнары чатында светофорлар сүндереләчәк.
Сүндереп тору ремонт эшләрен башкару белән бәйле.
Автомобиль юлларыннан файдаланучыларга мәгълүматны кабул итәргә, шәһәр юллары буйлап хәрәкәт итү маршрутын сайлаганда һәм юл билгеләре таләпләрен үтәргә сорыйбыз.