Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында 2020 елның 17 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск муниципаль районының 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча гавами чара узды.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында 2020 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә сөйләде. Лениногорск муниципаль районында алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау эше турында 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Каһиров Айдар сөйләде. 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Лениногорск муниципаль районында алкоголь белән агулану турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск районындагы территориаль бүлеге башлыгы Илдар Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Лениногорск муниципаль районының алкоголь базарында ачыклана торган типик хокук бозулар турында фикер алыштылар. Аларны булдырмас өчен тәкъдимнәр каралды.