"Исток-Башлангыч» белгечләре үз карамагындагылар өчен виртуаль экскурсия оештырдылар

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе яңа технология – парк ритритын гамәлгә кертүне дәвам итә.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга  сәламәтлек торышы белән бәйле рәвештә, өйдән чыгу һәм шәһәрдәге үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеге юк. Элегрәк алар шәһәрнең кайбер объектлары белән таныша башлаган иде инде. Бүген «Парковый ритрит» социаль технологиясе кысаларында хезмәт күрсәтүчеләр игътибарына паркның фотолары тәкъдим ителде. Горький исемендәге паркның һәр фотосурәтен өйрәнеп , безнең карамактагылар  үз фикерләре белән уртаклаштылар. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар парк буйлап виртуаль сәяхәттән бик канәгать калдылар, күп уңай эмоцияләр алдылар, энергия тупладылар һәм парк мәдәнияте белән танышуны дәвам итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International