Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов планеркада алдагы атнага эшләү өчен төп бурычлар билгеләде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеевның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1.Муниципаль район территориясендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә. Объектларда төзелеш һәм ремонт эшләренең сыйфатлы һәм вакытында башкарылуына игътибар итәргә.

2. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү. Урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту буенча эшне активлаштырырга, үләнне тиешле дәрәҗәдә чаптырырга.

3. Район территориясендә коронавирус һәм эчәк инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик чараларны үтәү таләпләрен катгыйландырырга.

2. Шәһәр һәм район предприятиеләренә, оешмаларына киләсе ягу сезонына әзерлек эшләрен дәвам итәргә.

5. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урып-җыю буенча комплекслы эш алып барырга: комбайннарның, автомобиль транспортының һәм башка ярдәм итүче техниканың югары җитештерүчәнлекле эшен тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә. Урып-җыюны комбайннарны, машиналарны герметизацияләүне тәэмин итеп, югалтуларсыз оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International