Лениногорск хакимияте социаль челтәрләрдәге шикаятьләргә җавап бирде

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

"Куйбышев ур., 44 йорты янында үлән һәм куаклар бик нык үскән. Үләнне чабарга һәм куакларны кисәргә кирәк», дип социаль челтәр аша безгә Лениногорск кешесе мөрәҗәгать итте.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәтләр белән берлектә шикаятьне карады. Соңыннан хезмәт күрсәтүче оешма көче белән үлән чабылды, куаклар тәртипкә китерелде, чүп-чар җыештырылды.

Икенче шикаять Чайковский урамындагы 22 нче йорт янындагы юл буенда урнашкан клумбаның начар торышы турында иде. «Клумба ишегалдында түгел, ә юл буенда урнашкан, шәһәр халкы да, шәһәр кунаклары да шуннан уза», - дип борчылуын белдерде шәһәр кешесе.

Шул ук көнне "Жилсервис" ҖЧҖ көче белән клумба тиешле хәлгә китерелде.

Шәһәребезнең битараф булмаган халкына гадел кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләр өчен рәхмәт белдерәбез.

Территорияне төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез һәрвакыт Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International