Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар башланды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Ленин урамындагы 26, 28, 30 йортта яшәүчеләр белән «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу булды.

Очрашуда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Алексей Корноухов,  «Центр ЖКХ и С» АҖ баш инженеры Рәмзия Әфләтунова, архитектура һәм хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашты.

Халык игътибарына план-схемалар тәкъдим ителде, ишегалларында планлаштырылган эшләр яңгырады. 

Яшел утыртмалар, парковка урыннары һәм белье мәйданчыклары буенча халыкның тәкъдимнәре җитәкчеләр тарафыннан исәпкә алынган һәм эшкә кабул ителгән. Якын арада әлеге ишегалдын төзекләндерү эшләре башланачак.

Шул ук көнне фикер алышу Тукай урамы, 14,16,16а,18, Шашин, 23 һәм Шашин урамнары буйлап 25, 25а адреслары буенча узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International