Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Вайлдберриз» компаниясе белән берлектә мәгариф вебинарын уздыруны планлаштыра

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Вайлдберриз» компаниясе белән берлектә 2020 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен 11:00 сәгатьтә, «Welcome-тренинг: «Вайлдберриз»да бизнесны ничек төзергә? белем бирү вебинарын уздыруны планлаштыра.

Вебинар программасы «Вайлдберриз» электрон мәйданчыгы эше принциплары белән танышудан, әлеге платформа мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән, шулай ук Маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә республика эшкуарларына товар әйләнешен арттырудан гыйбарәт булачак.

Онлайн-вебинарга теркәлү өчен сылтама: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1354025/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International