Татарстанда 5 яңа туристик-рекреацион кластер барлыкка килергә мөмкин

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасын туристик-рекреацион кластерлар төзүгә һәм Россиядә экотуризмны үстерүгә бөтенроссия конкурсында яклагыз!

Җиңү очрагында республикада махсус сакланучы табигать территорияләре тирәсендә 5 яңа табигый ял урыны барлыкка килергә мөмкин, аерым алганда, яраткан Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районында Лобач һәм Юрьев мәгарәләре, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» Милли паркы һәм Балык Бистәсе районында Шумбут тыюлыгы.

Хәзер үк priroda.life сайтында төбәк өчен иң мөһим проектлар өчен тавыш бирү бара. Финалга Татарстан проектлары узачакмы, аның нәтиҗәләренә бәйле.

Нәрсә эшләргә кирәк:


🌿 priroda.life сайтына керегез


🌿 География бүлеген сайлагыз (https://priroda.life/geography/)


🌿 Керегез (почта яки социаль челтәрләр аша)


🌿 Картада Татарстанны сайлагыз, безнең проектлар астына йөрәк урнаштырыгыз!

Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк, моның белән республика проектларының финалга узуы бәйле.

Татарстанны яклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International