Татарстан Росреестры беренче тапкыр салым җыемнары буенча бурычлары булган милекче хокукларын чикләде

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә, Салым кодексының 73 маддәсенең 2.1 пунктында каралган закон нигезендә, ипотеканың беренче теркәлүе булды. Казан шәһәре үзәгендәге торак булмаган бина беренче залог объекты булды. Шулай итеп, әлеге бинаның салым җыемнары буенча бурычы булган милекчесе аның милкендәге күчемсез мөлкәт белән салым органы алдында финанс йөкләмәләрен үтәмәгән вакытка кадәр тулысынча эш итә алмый.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 апреленнән РФ Салым кодексының 73 статьясына төзәтмәләр үз көченә керде. Әлеге төзәтмәләр нигезендә, бер ай дәвамында салымнар (җыемнар, иминият кертемнәре) буенча бурыч түләмәгән очракта һәм үтәлеше бурычлының милкенә, күчемсез милек объектларына арест салу белән тәэмин ителгән милекне түләттерү турында карар булган очракта, салым органының залогта булган дип таныла.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова аңлатканча, әлеге төзәтмәләрнең гамәлдә булуына кадәр Росреестрга – салым органына һәм бурычка мөрәҗәгать итүнең ике яклы тәртибе генә каралган. Хәзер исә, РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертелгәннән соң, залогны дәүләт теркәвенә алу турындагы гаризалар һәм бурычлының финанс йөкләмәләрен үтәмәүне раслаучы документлар салым органнары тарафыннан Росреестрга берьяклы тәртиптә тапшырыла. Тиешле документлар кергәннән соң, Росреестр ипотеканы закон нигезендә терки, ягъни күчемсез милек объекты салым органы алдында финанс характерындагы бурычларын үтәмәгәнчегә кадәр салым органының залогында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International