Муниципалитетның эш атнасына йомгаклар

2020 елның 17 июле, җомга

Дүшәмбе көнне «Эшлекле дүшәмбе»дә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бер атнага эшләү өчен 5 төп бурыч куйды.

Бүген эш атнасына йомгак ясыйбыз:


1. Бер атна эчендә «Благстройдорхоз» АҖ планлы рәвештә хезмәт күрсәтүче оешмасы тарафыннан урамнарны, скверларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды, үләннәрне чаптырды.

2. “Дуслык” лагеренда бүгенге көндә 35 бала ял итә, “Олимпия” идарәсе - 40 бала, “Родничок” - утыздан артык бала. Аларда барлык санитария-гигиена таләпләре үтәлә.    Шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге ишегалды лагерьлары да эшли.

3. 2020 елның 17 июленә Лениногорск районында яшәүчеләр арасында СОVID-19 инфекцияләүнең 3 яңа очрагы теркәлгән. Район территориясендә барлыгы 24 инфекция очрагы теркәлгән, 17 кеше сәламәтләнгән.

4. Муниципаль районда объектларның янгын куркынычы янаган торышына мониторинг көчәйтелде, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм халык арасында агитация-профилактика эшләре алып барыла.

Игътибар итик, су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган.  Сулыкларда су коенуны тыю турында хәбәр итә торган кисәтү аншлаглары урнаштырылган. 7 нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ял зоналарын патрульләү оештырды.

5. 16 июльдә Лениногорск районы хуҗалыкларында комбайннарның традицион парады узды, ул техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме аптечкалары белән туплануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Урып-җыю эшләренә 67 бер. ашлык җыю комбайны керешергә әзер. Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю мәйданы 36763 га, көнбагыш-2591 га, рапс - 660 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International