Лениногорск халкы Бораулаучылар паркындагы эскәмияләрне буяу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Чынлыкта алар тышкы кыяфәтен югалткан һәм тузган иде.
Нәтиҗәдә, хезмәт күрсәтүче оешма көче белән паркта эскәмияләр һәм чүп савытлары буялган һәм тиешле хәлгә китерелгән.
Сезнең кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез һәрвакыт Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.