Бүген Лениногорск районы хуҗалыкларында комбайннарның традицион парады узды, ул техниканың 2020 елгы уңышны җыюга әзерлеген тикшерде. «Комбайннар парады» өч куак буенча үткәрелде: Федотовка, Иске Иштирәк һәм Зеленая Роща авылларында.
Тикшерү эшендә Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Лениногорск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, комиссия әгъзалары, УСХиП, Гостехнадзор һәм Россельхозцентр белгечләре катнашты.
Лениногорск районы хуҗалыклары механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген күрсәттеләр.
Авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме аптечкалары белән туплануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Техниканың герметиклыгын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторларның төп максаты - уңышны җыеп алу гына түгел, ә югалтуларсыз эшләү дә.
Урып-җыю эшләренә 67 берәмлек ашлык җыю комбайны керешергә әзер. Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю мәйданы-36763 га, көнбагыш - 2591 га, рапс-660 га тәшкил итә.