Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә интернетта "совет стажы" өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турында мәгълүмат актив тарала. Имеш, бу вакыт эчендә өстәмә түләү алу өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр стажы булган гражданнарның (шул исәптән совет чорында) пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда массакүләм төстә узды. Бу процесс валоризация дип аталган. Ул вакытта Бүлек белгечләре тарафыннан татарстанлыларның пенсияләрен яңадан исәпләү буенча зур эш башкарылды. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә күчерелде.
2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни барлык совет стажы исәпкә алынган, хәзер пенсияләрне яңадан исәпләүдә ихтыяҗ юк.
Еш кына мондый өстәмәләрне гражданнарга ниндидер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим итә - әлбәттә, бушка түгел. Иң яхшы очракта бу фирмалар чыннан да ПФРга сорау ясыйлар, ләкин хисапның яңадан эшләнүе турында аңлату алалар, һәм хәзерге вакытта кешегә "совет стажы" өчен бернинди өстәмә түләү дә тиеш түгел. Нәтиҗәдә, пенсионер үз акчаларын псевдоюридик хезмәтләр өчен бирә.
Шулай ук Пенсия фондының пенсионерларның уртак тормышы юбилейларына өстәмә түләү башкармавына да игътибар итәбез.