Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре территориясендә "Яшүсмер - 2020" ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы Каникуллар актив рәвештә гамәлгә ашырыла.
«Яшүсмер - 2020» операциясенең 2 этабын үткәрү кысаларында - Каникуллар «Лениногорск муниципаль районында МТЗ һәм СЗ» КЦСОН» ГАУСО гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын тикшерү максатыннан, социаль-куркыныч хәлдә булган 29 гаилә тикшерелде. Барлык гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган, аларның эшкә сәләтлелеге тикшерелгән, “Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” инструктажлар үткәрелгән.
СОП гаиләләрендәге балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү буенча юл картасы үтәлә. Җәйге чорда вакытлыча эш белән тәэмин итү шартларында 5 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Шәһәр башлыгы тарафыннан "Дуслык" җәйге сәламәтләндерү лагерена 16 юллама бирелгән, 2 бала Чаллы шәһәренең "Жемчужина" спорт-сәламәтләндерү комплексына юллама алган, 19 балигъ булмаган бала ТОС каршындагы ишегалды лагерьларына оештырылган.
Расланган эш планы нигезендә социаль участокларда гаиләләр яшәү урыны буенча мәйданчыкларда профилактик чаралар үткәрелә.
Бер әни үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Мондый катлаулы вакытта безнең гаилә дәүләттән ярдәм алабыз, шул исәптән җәйге вакытта бушлай юлламалар да. Без эшләгәндә, балалал белән белгечләр шөгыльләнә, аларның ялын оештыралар".
Белгечләр, ата-аналардан башка сулыкларда коенучы балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан, ведомствоара профилактик рейдта катнаштылар. Инструктажлар үткәрелде, 100 кеше катнашты.