"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм үзәге педагог-психологы Диләрә Мортазина яшьләр өчен "Уңышка юл" дәресен үткәрде. Максат - яшьләрдә уңышлылык төшенчәсен формалаштыру, уңышлы кешенең портретын булдыру, үз-үзеңне хөрмәт итүне һәм үзеңә карата эмоциональ-уңай мөнәсәбәтне формалаштыру.
Чарада 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашты. Аларга "уңышка 4 адым" фильмы күрсәтелде. Алга таба аның уңышлары, моның өчен нинди сыйфатлар кирәк, бу юлда нинди каршылыклар белән очрашырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Дәрес уздырганда, балалар үзләренең шәхси сыйфатларын объектив бәяли белү, сүзлек запасын баету, үз фикерләрен логик яктан бәян итә белү осталыгын үстерергә өйрәнделәр.
Уңайлы атмосфера күп кенә балаларга үзләренең талантларын һәм төрле биремнәрне үтәүдә сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итте.