Лениногорск районы фермеры Валерий Ипеев «Крестьян фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды.
Валерий Ипеев терлек симертү буенча гаилә фермасын 5 ел элек ачкан. Башта ул ташландык авыл хуҗалыгы предприятиесенең ташландык бинасын сатып алган һәм аны төзекләндергән. Хәзер монда 70 баш ат, 70 баш үгез һәм дистәгә якын сарык бар. Ит җитештерүне фермер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән арттырырга уйлый.
«Бу дәүләт тарафыннан фермерларга бик зур ярдәм. Зур рәхмәт. Хәзер төзелеш эшләренә дә керешергә була”, - ди фермер.
Төзелешне июль аеннан башлау планлаштырыла. Ферма янәшәсендә терлекләр тоту өчен тагын бер бина төзиләр. Хуҗалыкта 4 кеше эшли - гаилә башлыгы, аның хатыны, улы һәм килене. Ипеевлар үз продукциясен кибетләргә үзләре сата. Фермер милкендә булган 8 транспорт берәмлеге эшне җиңеләйтә. симертү өчен терлекләрне Валерий Ипеев республиканың башка фермаларында сатып ала. Киләчәктә ул үзе эре мөгезле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнергә җыена.