Лениногорскида «Безнең ишегалды» Президент программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Якындагы айларда барлыгы 25 йорт яны территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Иң беренче эш Вахитов урамындагы 3 һәм 5, Крупская һәм Вахитов урамнарындагы йортларда башланды. Нигездә, хәзер юл эшләре бара.
Ишегалларны төзекләндерүнең төп төрләре түбәндәгеләр: асфальтлау, яктырту, эскәмияләр кую, чүп савытлары урнаштыру һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү.