Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов атналык киңәшмә үткәрде, анда җитәкчеләр алдына башкару өчен бурычлар куелды.
Район башлыгы киләсе атнага эшләү өчен 5 төп бурычны билгеләде:
1. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү. Урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту эшләрен дәвам итәргә, үләнне тиешле дәрәҗәдә чабарга.
2. Барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, Лениногорск муниципаль районында җәйге чорда балаларның ялын оештырырга.
3. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә
4. Барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә һәм янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык таләпләрне үтәргә. Су объектларында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә.
5. Район аграрчылары өчен-азык әзерләү,техниканы урып-җыю эшләренә әзерләү.