2020елның 12 июлендә 07.03 сәгатьттә ЕДДСка ир-атның Лениногорск районында Иске Писмән авылында батуы турында хәбәр килә.
Һәлакәт урынына Лениногорск районы көчләре һәм чаралары җибәрелә.
ЗПСО-7 ир-атның гәүдәсен чыгара.Вафат булучы 1969 нчы елгы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче була.
Хөрмәтле райондашлар!!!
Лениногорск муниципаль районында су объектларында күпләп ял итү урыннары юк. Бу урын халыкның ял итү һәм су коену урыны булып тормый да. Суда сак булыгыз!