Лениногорскида күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге ишегалды лагерьлары эшли башлады (график)

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру турында» программасы һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чаралар планы кысаларында Лениногорск шәһәре территориясендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен җәйге ишегалды лагерьлары эшли башлады.

Беренче сменада балаларны 2 нче ТОС (Ленинград ур., 25а-27), 1 нче ТОС (Широкая ур., 1а), 4 нче ТОС (Шашин ур., 1а), 7 нче ТОС (Шашин ур., 22 нче йорт), 6 нчы ТОС (Ленинград ур., 51 нче йорт), 12 нче ТОС (Степан Разин ур., 2 нче йорт), 11 нче ТОС (Шашин ур., 53 нче йорт), 5 нче ТОС (Губкин ур., 59 нчы ТОС) оештыра торган лагерьлар кабул иттеләр.

Лагерь төркемендә 15тән 20гә кадәр кеше катнаша. Барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә, балалар һәм ата-аналар белән инструктажлар үткәрелде. Лениногорск балалары шәһәрнең кызыклы урыннары буйлап экскурсияләрдән, музей, китапханә белән танышудан ләззәт алалар. ТОС белгечләре һәм «ЛОГОС» үзәге волонтерлары балалар өчен спорт ярышлары, иҗади конкурслар һәм викториналар оештыралар. Алда әле төрле файдалы чаралар күп.

 Балаларының ялын оештыру ТОСлар о откан грантлар һәм спонсорлар -Лениногорск шәһәр Советы депутатлары булышлыгы ярдәмендә мөмкин булды.

Балаларны ялга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International