«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында «Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү»темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чарада 12 кеше катнашты, алар белән элек социаль контракт төзелгән иде.
Әлеге чараның максаты гражданнарга 6 айга кабат социаль контракт төзү мөмкинлеге турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Үткәрелгән инфо сәгать барышында социаль эш буенча белгеч Лилия Зарифуллина 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мөмкинлекләре һәм тәртибе турында сөйләде. Белгеч тарафыннан социаль контрактның гамәлдә булу вакыты, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук алынган акчаларны, әйтик, дәвалану, укыту, балаларның җәйге ялын оештыру, эш табу яки ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җиһазлар сатып алу турында аңлатмалар бирелде. Айлык социаль пособиенең күләме яшәү минимумы һәм гаиләнең җан башына уртача кереме зурлыгы арасында билгеләнә. Айлык пособие гаиләнең һәр әгъзасына билгеләнә һәм түләнә.
Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү тәртибе турында җентекләп сөйләделәр. Барлык катнашучыларга социаль контрактны кабат төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.