Фәйнүзә Мусина-Лениногорск районының иң яхшы хат ташучыларның берсе. Менә инде 18 елдан артык «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» Бөгелмә районара почтамтының Лениногорск почтамты Сугышлы почта бүлегендә эшли.
Почтальон һөнәре, бигрәк тә авылныкы, беркайчан да җиңел булмады. Фәйнүзә Мусина да, һава торышының нинди булуына карамастан, авылдашларына газеталар, пенсияләр, хатлар, товарлар алып килә, алар аңа хөрмәт белән карый.
- Әлбәттә, кичкә таба бераз арыйм, - ди ул, – тик үз эшеңне яратсаң, бу арыганлык сизелми дә.
Фәйнүзә эштән буш вакытларында авылның иҗтимагый тормышында катнаша, авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша (бик яхшы җырлый, спектакльләрдә катнаша).
Россия Почтасының барлык хезмәткәрләрен июльнең һәр икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хезмәтегездә уңышлар сезгә!