Анда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Август» фирмасы ЯАҖ генераль директоры Александр Усков, «Август Агро» генераль директоры Айдар Галәветдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов катнашты.
Быел «Татагролизинг» га алмашка Россиянең иң эре «Август» компаниясе килде, ул басуларны заманча агротехнологияләр белән эшкәртә.
Делегация чәчүлекләрнең торышын бәяләде, уңыш турында фикер алышты.
Аннары Керкәле катнаш азык заводында булдылар, анда реконструкция бара, ашлык кабул итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Ялтау һәм Яңа Сережкино авылларында терлекчелек комплексларын реконструкцияләү мәсьәләләре каралды.