Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.
Район башлыгы алдагы атнага эшләү өчен 5 төп бурычны билгеләде.
1. Су объектларында янгын куркынычсызлыгы һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтү.
Коры һәм эссе һава торышы аркасында, барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә, тиешле хезмәтләргә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.
2. Шәһәрдә һәм районда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту чараларын гамәлгә ашыру турында.
Рәгать Хөсәенов коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар турында онытырга ярамый, барлык саклык чараларын үтәргә кирәк, дип искәртте.
3. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү.
Урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту һәм үлән чабу эшләрен дәвам итәргә.
4. Лениногорск муниципаль районында балаларның җәйге ялын оештыру.
5. Район аграрчылары өчен-азык әзерләү,техниканы урып-җыюга әзерләү .