Сезне чын күңелдән татар халык бәйрәме-Сабантуй белән котлыйм!
Быел без аны мәйданда түгел, ә онлайн – режимда билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнең масштабларын һәм географиясен киңәйтергә һәм анда катнашучыларның бәйрәм кәефен озак сакларга мөмкинлек бирәчәк, безнең гореф-гадәтләребезнең ничек матур булуын, республикада яшәүче халыклар арасында элемтәнең ни дәрәҗәдә аерылгысыз булуын тагын бер дәлилләячәк.
Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган Сабантуй безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә. Аның моңлы көйләрендә, дәртле биюләрендә, спорт бәйгеләрендә яшәүче халыкның җанын үзенчәлекле чагылышы буларак, бу бәйрәм безгә аерым кәеф бирә, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм көч өсти.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, барыгызга да иминлек, кырларда мул уңыш, өстәлдә муллык һәм күңелдә гармония телим!