Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды, пенсия билгеләү һәм аларны түләү буенча карарлар кабул итү өчен, апрель аеннан июнь аена кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Июль ахырына кадәр РПФ пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләүне, гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм күрсәтүне, элек билгеләнгән түләүләрне актив рәвештә озайтуны һәм яңадан исәпләүне дәвам итәчәк.