2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурскаяның, Татарстан Республикасы буенча "Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итүе була.
Кабул итү вакыты - 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.