Лениногорск районында Конституция буенча тавыш бирүдә катнашу 89% тан артып китте

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында 25 нче числода шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре эшли башлады. Һәр лениногорскилы 1 июльгә кадәр тавыш бирә алды, моның өчен шәһәрдә һәм районда 56 сайлау участогы эшләде.

Лениногорск районында тавыш бирү максималь саклык чаралары ярдәмендә узды.

Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы закон буенча гомумроссия тавыш бирүендә бер атна эчендә шәһәр һәм район буенча килү 89% - тан артып китте.

Шәһәрдә ул 39 981 кеше тәшкил иткән,ә бу 85,37%, районда 14 784 кеше, бу 92, 77% тәшкил итә.

Тавыш бирү тәмамлануга исемлеккә кертелгән тавыш бирүдә катнашучылар саны :

- шәһәрдә 46 835 кеше;

- районда 15 937 кеше.

Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 33 077 кеше «риза» дип тавыш биргән, бу 82,73% тәшкил итә, Лениногорск районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 12 895 кеше, 87,22% РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен "риза" дип тавыш биргән.

Башта Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны күчерделәр. Ул 25 июньдә башланды һәм 1 июльдә тәмамланды.

Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов актив гражданлык позициясе күрсәтеп,  сайлау участогына килгән барлык лениногорскилыларга рәхмәт белдерде, шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзаларының, волонтерларның һәм күзәтүчеләрнең көйле эшен, тавыш бирүне югары дәрәҗәдә оештырулары һәм барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International