Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары турында

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Covid-19 илебез статистикасы эшенә төзәтмәләр кертте. Элегрәк Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узар дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат 2021 елга халык санын исәпкә алуны күчерергә тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 июнендәге 943 номерлы карары белән Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр расланган.

Булачак халык санын алу уникаль булачак. Стандарт яки расланган хисап язмасы булган кешеләр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алалар. Һәр катнашучы раслау сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Өйгә исәпкә алучы килгәч, аңа бу кодны күрсәтү дә җитә. Шулай ук исәпкә алу узарга мөмкин булган стационар участоклар да эшләячәк.

Исәпкә алучылар сан алуны илебез операцион платформасында планшет компьютерлар ярдәмендә үткәрәчәкләр. Исәпкә алу кәгазенең кәгазь формалары мәгълүмат җыюның резерв һәм искәрмә ысулы буларак кулланыла ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International