Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" китабын чыгардылар. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.
Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов Лениногорск районына китаплар тапшырды.
Китаплар тапшыру буенча чара Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды.Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
"Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 елларда" китабы 11 гомуми белем бирү мәктәбе, 4 авыл мәктәбе, Лениногорск политехник көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте һәм Үзәк китапханәгә тапшырылды.