Лениногорскилылар өчен: көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Йорт – ул иң ышанычлы куркынычсыз урын. Тик бу чыннан да шулаймы?  Йортта (фатирда) төрле көнкүреш приборлары, җайланмалар, ягулык сыеклыклары һәм җылылык чыганаклары бар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән очракта күп кенә куркыныч хәлләр барлыкка килергә мөмкин булган типик фатирны карап чыгыйк:

балалар күз алдында калдырылган шырпы;

плитәдә утта калдырылган таба;

газ плитәсе өстендә кием киптерү;

янучан сыеклыклар һәм химикатлар куелган савытларны караучысыз калдыру;

сүндерелмәгән тәмәке төпчеге;

электр көнкүреш приборларында электрошнурларының изоляциясе тузган (зарарланган);

розетка һәм чыбык җылылык чыганагы булган прибор белән янәшә урнашкан;

электролампа тукыма яки кәгазь белән капланган;

пәрдәнең газ газ (электр) плитәсенә якны урнашуы;

Исегездә тотыгыз, янгын вакытында иң куркынычы-югалып калу һәм паника. 

Янгын килеп чыкканда бу хакта кичекмәстән «01» телефонына яки «112»телефонына хәбәр итегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International