Лениногорск үзәк район хастаханәсе 16 июньнән пневмония һәм коронавирс йогышына шикләнгән пациентлар өчен провизор госпитале буларак эшли башлады. Баш табиб Роман Кобзарев меценатларга медицина чаралары һәм препаратлар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Безнең Лениногорск» фонды пневмония һәм йогышка шикләнгән пациентлар өчен дарулар сатып алуга 30 мең сум акча бүлеп бирде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бүген үз кабинетында Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзаревка сатып алынган дару препаратларын тапшырды. Шулай ук үзәк хастаханәгә «Суаре" кафесф, "Агропак", "Торос молоко" җәмгыяте һәм башкалар актив ярдәм итә.