ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 27 июньдә алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр.
Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен, урыны белән боз.
Җил көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.