25 июньнән Татарстан Республикасында, бөтен ил кебек үк, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 7 көн 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген, 26 июньдә Лениногорск муниципаль районында эш визиты белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Ногманов булып китте.
Визит башында ул Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән аралашты, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссиясе рәисләре һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре мәсьәләләре буенча җаваплы кешеләр белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Аннары ул 11 нче урта мәктәптә урнашкан 1801 нче сайлау участогында булды. Анда аны Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Иҗтимагый советы рәисе Евгений Благодаров озатып йөрде. Алар комиссия эшенең барышын тикшерделәр, участоктагы барлык санитар нормаларның үтәлешен бәяләделәр.
Очрашу ахырында Рафил Габдрәфыйкович эшлекле очрашуда катнашучыларга конструктив диалог һәм мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерде.