Лениногорск районында 25 нче числода шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрдәге участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Һәр лениногорскилы инде бүгенге көннән һәм 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.
Бүген үз сайлау участокларында шәһәр Советлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, оешма-предприятиеләр директорлары, иҗтимагый оешмалар рәисләре үзләренең тавышларын бирделәр.
6 нчы урта мәктәптә урнашкан 1800-нче номерлы участокта Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев тавыш бирде, шулай ук бүген Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 1794-нче номерлы участокта тавыш бирде, әлеге участок Лениногорск нефть техникумында урнашкан.
Үз гражданлык позициясен «ЛТС» ҖЧҖ директоры Айдар Хисмәтуллин 3 нче урта мәктәптә урнашкан 1788 нче сайлау участогында белдерде.
Бүген Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков һәм «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Ирек Хәнипов 13-нче номерлы мәктәптә урнашкан 1809-нчы номерлы участокта үз тавышларын бирделәр.