Лениногорск хакимияте социаль челтәрләрдә һәм халык контролендә булган шикаятьләргә җавап бирде

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Атна саен шәһәр һәм район хакимияте социаль челтәрләрне күзәтә, халыкның постларга карата шәрехләрдә бастырыла торган барлык шикаятьләренә игътибар итә. Чираттагы шикаятьләргә шәһәр Башкарма комитеты хезмәтләр белән берлектә җавап бирде.

Җирле халык Крупская ур., 16 адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгында беседканың түбзсе җимерелгән дип игътибар итте. Әлеге мөрәҗәгать нәтиҗәсендә 23 июнь көнне «Наш дом» ҖЧҖ көче белән беседка түбәсе ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International