Бүген Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды, тантаналы чарада шулай ук Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов катнашты.
Нәкъ 79 ел элек нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итә. Җиңү өчен күпме көч кирәк булуын күз алдына китерү дә куркыныч. Ел саен 22 июньдә бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Коронавирус йогышы таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, быел Хәтер һәм кайгы көне санитар нормаларның барлык таләпләрен үтәп узды.
Быел беренче тапкыр Гомумроссия бер минутлык тынлык – катгый һәм тарихи нигезләнгән вакытта узачак. Өстәвенә, бөтен илне дә колачлаячак. РФ премьер-министры имзалаган документта: «Гомумроссия бер минут тынлык Россия Федерациясенең бөтен территориясендә ел саен 22 июньдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта үткәрелә», - диелгән.