2020 елның 20 июнендә Туктар Урдаласы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан Зөфәр Зәки улы Гәрәевкә һәйкәл ачылды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, хәрби комиссариат вәкилләре, һәлак булган солдатның туганнары һәм Туктар Урдаласы халкы катнашты.
Мәрхүмнең туганнан туганы Фәнис Гайнетдинов җитәкчелегендә, шулай ук туганнары ярдәме белән һәйкәл куелды. Мулла Фәрит Минәхмәт улы барлык солдатларның тынычлыгы өчен дога укыды. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 20 яшендә һәлак булган Зөфәр Зәки улының истәлеге мәңгеләштерелде.