Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновның Медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2020 елның 21 июне, якшәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу- дөньяда иң гуманлы һәм кирәкле һөнәр кешеләре бәйрәме. Сез иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, кайчак мөмкин булмаганны да эшлисез, пациентларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Нәкъ менә Сезгә без үзебезнең яхшы хис-кичерешләребез, кәефләребез, эшкә сәләтлелегебез белән бурычлы.

Бу көнне сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезнең күбегез, хәтта лаеклы ялга киткәндә дә, һәрвакыт ярдәмгә килергә, киңәш бирергә, сүз белән һәм эшкә ярдәм итәргә әзер. Сезгә һөнәри уңышлар телим, пациентлардан күбрәк игътибар һәм рәхмәт сүзләре булсын. Сәламәтлек, тынычлык  һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International