Лениногорск хакимияте шикаятькә җавап бирде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Җирле халык Агадуллин ур., 15а адресы буенча урнашкан ишегалды янындагы юлның гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруына игътибар итте. "Зур тизлек белән йорттан чыгып баручы транспорт күренми, халык та, бигрәк тә балалар да теләсә кайсы вакытта тәгәрмәч астына эләгә ала" дигән сүзләр иде мөрәҗәгатьтә.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәтләр белән берлектә әлеге шикаятькә җавап бирде. Комиссия белән чыгу нәтиҗәсендә микрорайонда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен ишегалдыннан өстәмә чыгу юлын ябу турында карар кабул ителде. Шулай итеп, «Арго» ҖЧҖ, битараф булмаган гражданнар көче белән әлеге җитешсезлек бетерелде. Шулай ук төзелеш чүп-чарын чыгару, коры-сары җыештыру буенча эшләр башкарылды һәм үлән чабылды.

Шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International