Бүген Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Россия көненә багышланган тантаналы чара узды.
Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.
«Бүген без илебезнең төп дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул илебезнең милли бердәмлеген, бөеклеген һәм бәйсезлеген символлаштыра. Безнең район бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Район һәм Татарстан үсешенә үз белемебезне һәм көчләребезне кертеп, без бөек Россиянең барлыкка килүенә ярдәм итәбез, чөнки илнең көче һәм дәрәҗәсе аның төбәкләренең уңышларыннан һәм хезмәтеннән килә», - диде ул.
Аннары район башлыгы бүләкләү тантанасын үткәрде. "Арча" ҖЧҖ директоры Рамил Әсәдуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 13 нче ТОС рәисе урынбасары Татьяна Сергеевага «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Аннары «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»дигән истәлекле билгеләр тапшырылды. Әлеге бүләкләргә республиканың дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлылар лаек була.
Бүләкләнүчеләр арасында хезмәт ветераны Фиалка Гарипова да бар иде. Ул район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Мин хезмәтебезне бәяләвемә шатмын, безне хәтерлиләр», - диде ул.
Чара концерт номерлары белән дәвам итте.